Җомга, 26.04.2024, 05:19       Ш  у  ш  м  а  б  а  ш                                          
| Регистрация | Керу Төп| Минем профиль Чыгу                    Cәлам*))) 
Гость
Сез сез монда Гость | Группа "Гости"

Сайтның менюсы
Электрон почтабыз
Shushmabash@mail.ru
Безнең почта
Язмалар архивы
Без урнашкан авылга кешеләр Шөгер ягыннап күчеп килгәннәр: Беренче күчеп килүчеләр үз якларын онытмау йөзеннән безнең авылдан агучы елгага үз якларындагы матур елга исеме Шушманы кушканнар.Елганың башланган урыны авылдан ерак булмаганга күрә, авылга да Шушмабаш дигән исем биргәннәр.
   Шушмабаш авылы элек кура урман уртасына урнашкан. Иген игү өчен җир кирәк булганлыктан, авыл тирәсендәге урманнар киселгән. Авыл халкы игенчелек һәм хайван асраучылык белән шөгельләнгән. Соңга таба чыпта сугу, чабата һәм башмак үрү эшләре алга киткән.
   Авылда Гимран, Зиннәтулла, Әсәдулла байлар яшәгәннәр. Алар күп кешеләрне үзләрендә хезмәтче итеп тотканнар. Авыл халкы белән Корбангали исемле староста идарә иткән.
   Хәзерге "Северный" күмәк хуҗалыгы үзәге Шушмабаш авылында колхозлашу 1931 нче елның 31 нче январендә була. Ул вакытта обкомнан вәкил иптәш Мадегулов катнаша.
    В.И. Ленинны искә алу көнендә  җиде хуҗалык колхозга керә. Беренче булып Галимҗанов Мәгъсүм гариза биргән. Нәҗмиев Фәсхи, Фәезов Хәбибрахман, Хангәрәев Шәвәли, Гомәров Нургали, Зиһретдинов Гыйлметдин беренчеләр булып күмәк хуҗалыкка керәләр. Авылда ярлылар комитеты оештырыла. Алар авыл халкы арасында аңлату эшләре алып баралар. Беренчеләрдән булып колхозга керүчеләргә ситцы һәм башка әйберләр өләшәләр.
    Беренче язгы чәчүне Шушма колхозы, 8 хуҗалыктан башка, күмәк хуҗалык буларак үткәрә.
    Колхоз 4 бригадага бүленә һәм бригадирлар итеп Мөхәмәдиев Гомәр, Шакиров Закир, Мортазин Рәшит, Закиров Барыйлар билгеләнә.
     90 лап ат, 32 төрнәле һәм 40 лап бер төрнәле сука, арба, тырма, һәм башка инвентарьләр берләштерелә.
    Беренче уру машинасы 1934 нче елның язында колхозга яңа Кенәр МТС ыннан трактор бригадиры Комаров Иван җитәкчелегендә 4  трактор килә. Балтачта оештырылган трактористлар курсында укып, авылның ир-егетләре дә тракторист һөнәренә өйрәнәләр.
    Авылның беренче трактористы Шакиров Шәрифҗан була.
    Атлы уру машиналары тракторларга алыштырыла.
    Бөек Ватан сугышы башланганда, Шушма колхозында 6 трактор, 2 тыгылмалы комбайн булган.
   "... Җирне трактор белән эшкәртә башлагач Шушма колхозында уңыш әйбәт була бшлады. Заданияләрне арттырып үти идек.
     Трактор килгән елны хәтерлим. Ул елны без дәүләткә 24 мең пот ашлык тапшырдык, ә колхозчылрга һәр хезмәт көненә 4 әр кг нан уңыш бүлеп бирелде..."
 ("Шушма" колхозы председателе Нәҗмиев Фәсхи истәлегеннән)  
  1955 нче елда Шушма колхозы "Северный" совхозы дип үзгәртелә. Аның составына 19 авыл (Носы, Сәрдәбаш, Шекә, Акчишмә, Шушма, Хотнә, Үрнәк, Лесхоз, Ишнарат, Үгез-елга, Каратай, Апаз, Хәсәншәех, Каргалы, Пөшәнгәр, Мирҗәм, Илдус, Яңа Ашыт, Кенәр ) бригадалары кергән. 1955 елда район "Кызыл юл" дип үзгәртелгәч, Кенәр үзәк булып китә. Бу елларда дәүләткә икмәк, ит-сөт җитештерү буенча совхоз алдынгылар рәтендә бара.
  Халыкны мәдәни-агарту эшенә тартуга да бу елларда зур әһәмият бирелгән. Авылда яңа мәдәният йорты, сөт комбинаты , ипи пешерү комбинаты, тегү цехы, даруханә, почта бүлекчәсе, балар бакчасы, шифаханә, урта мәктәп ачыла. Ул чакта күршедәге ун авылдан балалар шушы мәктәпкә укырга килгән.
   Бүгенге көндә авыл халкы тулы тормыш белән яшәп ята. Халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү максатыннан ачылган оешмалар үз эшләрен дәвам итәләр һәм аларга  яңалары өстәлә тора. Авылның төп урамнарына асфальт түшәлгән, атобуслар хәрәкәте көйләнгән, авылның һәр йортына газ, су кертелгән, теләге буенча һәр йортта телефон урнаштырылган. Чәчү өлешләре төгәлләнгәннән соң авылда гөрләтеп Сабан туе үткәрелә, кыр батырлары бүләкләнә. Ел дәвамында авыл халкы печән, салам, фураж белән тәэмин ителә. Еллар үткән саен кешенең тормышка таләпләре дә арта. Яңалыкка омтылып,  киләчәккә якты өмет белән авыл халкы тормышын дәвам итә.  


Безнең сораулар
Сайтка бәя бирегез
Барлык Җаваплар: 80
Сайтның дуслары
  • Татарча информатика
  • Мәмәшир авылы сайты
  • Ришат урнын жэннэттэ булсын
  • Пластик тәрәзләр:"Строй Мастер"
  • Нәтиҗә

    Хәзерге вакытта челтәрдә булган кешеләр : 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучы: 0
    Copyright MyCorp © 2024