Җомга, 29.03.2024, 10:25       Ш  у  ш  м  а  б  а  ш                                          
| Регистрация | Керу Төп| Минем профиль Чыгу                    Cәлам*))) 
Гость
Сез сез монда Гость | Группа "Гости"

Сайтның менюсы
Электрон почтабыз
Shushmabash@mail.ru
Безнең почта
Язмалар архивы
Шушмабаш авылының нәкъ уртасында, һәр ягы агачлар белән чолганган бер йорт бар. Бу китапханә. Бер уйлаганда китапханәдә бары тик киштә-киштә китаплар гына, ә төптән уйлаганда бу китапларда тарих, фән, яңалыклар, рухи байлык. Халык элек-электән китапны изге дип атап, аны саклаган, җыйган, күңелдән өйрәнгән. Коръәндә, белем ул оҗмахка ачкыч, диелгән.Китаплар алар үткәнне  онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күрергә өйрәтәләр.Һәр китапханәнең үз тарихы бар, ләкин аны авыл  тарихыннан башка күз алдына китереп булмый. Шушмабаш авылына нигезне, чукындырудан курыккан, Шөгер якларыннан күчеп килүчеләр салган. Алар игенчелек, терлекчелек, чыпта сугу белән көн күргәннәр. Беренче колхозлашу 1931 елда башлана. 110 хуҗалыкның 70 колхозга керә. Беренче председатель Түнтәр авылыннан килгән Мәхмүт исемле кеше була. Авылда беренче укытучылар Сәгъди абый, Камай Хабибрахманы, Михайлова Мария авыл халкын укырга, язарга өйрәтәләр. Авылда мәктәп булмаганлыктан мәчеттә укыганнар. Ишәеп китеп нда сыймый башлагач председатель Нигматзянов Рамазан мәктәп салдыра. Мәчет бинасы 1959 елдан ярты ягы клуб;ярты ягы китапханә булып хезмәт итә башлый. 1959 елда 1 мең китап белән клуб каршында кызыл почмак оештырыла. Анда 1960 елга кадәр Низаметдинова Рафая эшли.
   Низаметдинова Рафая апа истәлекләре:
"Мин эшләгән чорда яшьләр бик тәртипле иде. Ишек янындагы кадакка кызыл повязка элеп куяр идем, шунда графиктан карап, егетләр үзләре үк тагып куярлар иде. Нәкип Сафин (директор) нәрсә сорап керсәң шуны биреп чыгара иде. Китапханәдә патефон бар иде, шуны яшьләр куеп вальс әйләнәләр иде. Төрледән - төрле спектакльләр өйрәнеп авыл клубында куяр идек. Бик күңелле иде ул вакытлар."
   1960 нчы елларда Шушмабаш авылында МТС оештырыла. Авылга бик күп гаиләләр күчеп килә.
Шушмабаш 18 авылны; 10 колхозны берләштергән Северный совхозы үзәге булып тора. Бу чорда Северный совхозы (1957) җитәкчесе булып Советлар Союзы Герое-Сафин Нәкыйп Сафиевич (1957-1965) эшли. Авыл зурая. Халыкны кызыл почмак кына кәнагатьлэндерми башлый.
 Һәм 1960 елда бу кызыл почмактан мөстәкыйль китапханә оештырыла. Бу вакытта инде китапханә итеп аерым бер йорт билгеләнә.
6290 данә китап белән 1962 елга кадәр бу бинада Носы авылынна килгән Җәләева Бәширә китапханәче булып эшли. Хәзерге вакытта Әтнәдә тора. 


    1962 елда Шушмабаш китапханәсенә, махсус белемле хезмәткәр - Мөхәммәтшина Һәҗәрбикә Каюм кызы эшкә җибәрелә.(Аңарчы 5 мең китап белән Ашитбаш китапханәсен оештырган була) Шушмабаш авылында 38 ел буе китапханәче булып эшли.
 Җәләева Бәширәдән 1962 елда 8075 китап кабул итеп ала. Алфавит һәм системалы каталог төзеп,


Безнең сораулар
Сайтка бәя бирегез
Барлык Җаваплар: 80
Сайтның дуслары
  • Татарча информатика
  • Мәмәшир авылы сайты
  • Ришат урнын жэннэттэ булсын
  • Пластик тәрәзләр:"Строй Мастер"
  • Нәтиҗә

    Хәзерге вакытта челтәрдә булган кешеләр : 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучы: 0
    Copyright MyCorp © 2024