Электрон почтабыз | Shushmabash@mail.ru |
|
| | |
| Главная » 2009 » Ноябрь » 30 » Изге Корбан гаете мөбәрак булсын!!!
01:34 Изге Корбан гаете мөбәрак булсын!!! |
Корбан
чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан без Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә
шөкер итәр өчен әмер ителгән. Бу бөек гамәлне кылганда, Корбан чалуның
максаты тәкъвалык икәнен истә тотарга кирәк. Бу бәйрәм көннәрендә
корбан ите һәм бүләкләр тарату туганлык җепләренең ныгуы һәм күршеләр
арасында яхшы мөгамәләләр урнашуга сәбәп була.
Раббыбыз Аллаһы Коръән Кәримдә әйткән: "Раббың ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал". (Кәүсәр сүрәсе – 2)
Пәйгамбәребез
Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының
хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл
юк..."(Тирмизи риваяте)
КОРБАН СҮЗЕ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Гарәп
теленнән Корбан сүзе карубә дигән фигыльдән килеп чыга ягъни якынаю.
Шәригатьтәге мәгънәсе гамәл гыйбадәт белән Аллаһыга якынаю, димәк, без
намаз укуыбыз, Корбан чалуыбыз белән Аллаһыга якынаябыз.
КОРБАН ЧАЛУ КЕМНӘРГӘ ТИЕШЛЕ?
Корбан чалу төп кирәк-яракларын (мисал өчен, йорт, кием, машина, өй җиһазлары) санамаганда, байлыгы 49 мең сумга җитсә, искэрмэ:(НУРСАБА
"КОРБАН ЧАЛУ ОЧЕН КЕШЕНЕН КУЛЫНДА ХЭЖЭТЕННЭН ТЫШ 7.500 СУМ АКЧАСЫ БУЛСА
ЯКИ САТУ МАЛЫ УЛ КЕШЕГЭ КОРБАН ВАЖИП комеш нисабы бн алына)
бу кеше Аллаһы ризалыгы өчен Корбан чалырга тиеш, ягъни вәҗип
(үтәмәсәң гөнаһлы буласың) Пәйгамбәребез(с.г.в) кисәткән: "Кем
мөмкинчелеге була торып Корбан чалмаса, шул мәчетебезгә якынаймасын".
(Имам Әхмәт,№7924, һәм Ибне Мәҗә 3114, тапшырдылар)
КОРБАН ЧАЛУ ВАКЫТЫ
Корбан
чалу гает намазыннан соң үтәлергә тиеш. Әгәр гает намазына кадәр Корбан
чалынса, бу Корбан чалу үтәлмәгән була. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) хәдисе
бар:"Бу көнне безнең беренче башлаган нәрсәбез гает намазын үтәрбез,
аннан соң кайтырбыз, Корбан чалырбыз, кем болай эшли, шул безнең
юлыбыздан барыр. Кем гаеткә кадәр Корбан чала, шуның чалынган Корбаны
гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә Корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс".
Корбан чалу өч көн дәвамында дәвам итә: гает көнне һәм аннан соңгы ике көндә.
Төнлә
белән Корбан чалу хәерле эш түгел, чөнки аның шартларын үтәмәү
куркынычы туа, алар түбәндәгеләр: ике артерияне, үңәчне, трахеяны кисү.
КЕМ КОРБАН ЧАЛУНЫ ҮТӘРГӘ ТИЕШ?
Корбан
чалучы моны үзе үтәсә хәерлерәк. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында бу
кешенең аны үзе кылырга мөмкинчелеге булмаса, Корбан чалуны ул башка
кешегә тапшыра, ләкин өч шарт үтәлгәндә. Корбан чалуны үтәүче Корбан
чалучы исеменнән ниятләргә тиеш. Корбан чалуны үтәүче "Әй Аллаһы, бу
Корбан Синнән һәм сиңа кайта фәләннән кабул ит", – дип әйтсә яхшырак;
Корбан чалуны үтәүче мөселман булырга тиеш һәм Корбан өчен чалына
торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел.
КОРБАН ЧАЛУ ӨЧЕН ӘЗЕРЛӘНГӘН ХАЙВАННЫҢ ЯШЕ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Корбан
чалу өчен түбәндәге өч төр хайванның гына туры килүен билгеләп үтәргә
кирәк: дөя, эре һәм вак мөгезле терлек. Бу төр хайваннардан Корбан
чалырга рөхсәт ителгәннәре – биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез,
бер яшьлек яки алты айлык (әгәр кыяфәте белән бер яшьлеккә охшаш булса)
сарык яки кәҗә. Яшькә кагылышлы бу чикләүләр Аллаһының илчесе (с.г.в)
тарафыннан билгеләп үтелә. "Сахих Мөслим"дә Җәбир, (Аллаһы аннан разый
булсын) сүзләреннән хәбәр ителгәнчә, Аллаһының илчесе галәйһиссәлам
әйтте: "Яшьләре буенча җитлеккән хайваннарны (мусиннә) Корбан чалыгыз,
әгәр сезнең моның белән авырлыклар килеп чыкса, урта яшьтәге (җәдәгә)
сарыкны Корбан чалыгыз".
Әбү Хәнифә мәзһәбендә "җәдәгә" сүзе
алты айлык тәкәне аңлата. Ләкин бу билгеләмәнең сыер яки үгезгә
кермәвен билгеләп үтәргә кирәк. Хәттә яшь ярымлык булып ике яшьлеккә
охшап торса да Корбан чалуга ярамый. Шуңа күрә шәригать буенча
"мусиннә" төшенчәсе сыер яки үгез өчен ике яшь икәнлеген истә тотарга
кирәк!
ХАЙВАННЫҢ НИНДИ ФИЗИК КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ, ГАРИПЛЕКЛӘРЕ БУЛГАНДА АНЫ КОРБАН ИТЕП ЧАЛЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛМИ?
Беренчедән,
ачыктан-ачык авыру хайван; икенчедән, дөм сукыр; өченчедән, аксак;
дүртенчедән, ашарга яраклы нинди дә булса әгъзасы (мәсәлән, койрыгы)
булмаган хайван. Шуңа күрә мөгезләре киселгән яки печтерелгән хайван
Корбан чалу өчен яраклы.
КОРБАН ЧАЛЫНГАН ХАЙВАННЫҢ КИРӘКМӘГӘН ӘГЪЗАЛАРЫН (ЭЧӘКЛӘРЕН, БАШ ТӘПИЛӘРЕН), СӨЯКЛӘРЕН НИШЛӘТЕРГӘ?
Әгәр
сөякләр теләсә кайда аунап ятмаса, күмү ихтыяҗы юк. Хайванның каны,
сөякләре Ислам буенча изге саналмый. Аллаһы Коръәндә Хаҗ сүрәсендә:
37нче аятьтә әйтте: "Ит тә, кан да Аллаһыга барып җитми. Ләкин сезнең
тәкъвалыгыгыз барып җитә". Ягъни кайсы зат яки нәрсә өчен ниятләп аны
Корбан чалуыгыз. Хайванның кирәкмәгән әгъзаларын эткә, мәчегә ашатырга
ярый.
ХАЙВАННЫҢ ТИРЕСЕН НИШЛӘТЕРГӘ?
Хайванның тиресеннән
килгән акчаны үзеңә тотарга ярамый, ә сәдака итеп ятим мескеннәргә
таратырга. Тирене сатмасаң, ул очракта үзеңнең көндәлек тормышыңда
кулланырга мөмкин. Мисал өчен, иләп кием тегү яисә намазлык ясау.
КОРБАНЛЫКНЫҢ ИТЕ НИЧЕК БҮЛЕНӘ?
Итне
өч өлешкә бүлү хәерлерәк: өчтән берен үзеңә калдырырга һәм бәйрәм
табыны әзерләргә, өчтән берен – туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә,
калган өчтән берен сакларга калдырырга. Аллаһының илчесе галәйһиссәлам
шулай аңлатты: "Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз" ("Сахих Мөслим".№5064).
Түбәндәгечә
дә эшләп була: өчтән берен гаиләңә калдырырга, ә өчтән ике өлешен
туганнарга, күршеләргә мохтаҗларга һәм ярлыларга өләшергә.
Шулай
ук бөтен гаиләгә бер Корбан чалырга да ярый. Пәйгамбәр галәйһиссәлам
сәхабәләренең берсе Әбү Әюп әл-Әнсари хәбәр иткәнчә, Аллаһының илчесе
галәйһиссәлам исән вакытта кешеләр бөтен гаилә өчен бер сарыкны Корбан
чала торган булганнар.(Тирмизи Риваяте)
ХАЙВАННЫ ЧАЛГАНДА КЫЙБЛАГА КАРАТУ ТИЕШЛЕМЕ?
Галимнәр
моны һәрбер изге гамәл вакытында, хәтта йокы һәм ял вакытында да
кыйблага юнәлүнең мөстәхәб булуы белән аңлата. Моның турында Аллаһының
илчесе галәйһиссәламнең күп гамәлләре һәм сүзләре сөйли. Ибне Мәҗә
Җәбир сүзләреннән хәбәр иткәнчә, Аллаһының илчесе галәйһиссәламнең
сәхабәләре Корбан чалганда хайванны һәрвакыт кыйбла тарафына юнәлтә
иделәр, чөнки пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам корбан чалуны үтәгән
вакытта һәрвакыт кыйбла тарафына юнәлә торган булган. Шулай ук корбан
чалганда хайванны саклык белән сул ягына яткырырга һәм башын күтәреп
кую мөстәхәб санала.
МӨҺИМ ИСКӘРМӘЛӘР:
· Җан биргәнгә кадәр хайванны тунарга ярамый.
·
Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда 1дән 7гә кадәр кеше
катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте Корбан чалу булырга тиеш.
Әгәр катнашучыларның берсенең максаты Корбан чалудан ит кенә алу булса,
йолада катнашучыларның барысының да Корбан чалуы дөрес түгел дип санала.
· Корбан итен туганнарга, ярлыларга һәм мохтаҗларга өләшкәндә, дин әһәмияткә алынмый.
·
Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, анда утырып
йөрергә, ягъни көндәлек гамәлләрдә файдаланырга рөхсәт ителми.
· Корбан чалу юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вәҗип (мәҗбүри) түгел.
Арча Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Гарифулла
|
Просмотров: 2030 |
Добавил: Tatar060701
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
| |
|
Нәтиҗә |
Хәзерге вакытта челтәрдә булган кешеләр : 1 Кунаклар: 1 Кулланучы: 0 |
|